Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 22:26

Балаларга яңа пособиеләр түләнәчәк

Гаиләләр 2021 елның 1 гыйнварыннан өстәмә түләүләр алачак.

1 гыйнвардан 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә пособие билгеләнәчәк. Президент Владимир Путин бу хакта зур матбугат конференциясендә белдерде.

Дәүләт башлыгы мондый гаиләләрнең өч төркеме буенча эш барачагын аңлатты. Гаиләнең һәр әгъзасының кереме 2 яшәү минимумыннан ким булган 0 яшь ярымнан алып бер яшь ярымга кадәр балалары булган гаиләләрнең һәр балага өстәмә берәр яшәү минимумы күләмендә пособие алу хокукы бар.

Шул ук хәл 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дә кагыла. Дөрес, ана капиталы исәбенә - аны өлешчә бу максатларга юнәлтергә мөмкин. 3-7 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә карата 2021 елның 1 гыйнварыннан һәр балага бер яшәү минимумын түләргә дигән карар кабул ителде.

Фото: мк.ру
Читайте нас: