Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2020, 13:09

Президентка төрле сораулар бирелде

Кичә Президент Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрде.

Ел саен үткәрелә торган традицион матбугат конференциясе вакытында Владимир Путинга төрле темага караган һәм шәхси сораулар да бирелде.
Кичә Президент Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрде. Коронавирус аркасында ул яңа форматта узды: Президент белән аның «Ново-Огарево» резиденциясендә нибары берничә журналист булды, калганнары видеоэлемтә буенча катнашты.
4 сәгать 29 минут дәвам иткән матбугат конференциясе чак кына рекордлы була алмады (Президент ике тапкыр - 2018 һәм 2012 елларда бу вакыттан озаграк җавап бирде).
Бу вакыт эчендә Президентка 68 сорау бирелде. Аларның күбесе илнең иҗтимагый-сәяси һәм халыкара мәсьәләләргә багышланган иде.
Фото: 1tv.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Prezident-Putinga-kich-68-sorau-birelde-596951/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: