Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2020, 13:01

АВЫРГАЗЫ РАЙОНЫНЫҢ ШЛАНЛЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА КАПИТАЛЬ РЕМОНТ ТӘМАМЛАНДЫ

Ул Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы буенча алып барылды

Яңа ел алдыннан сәмән авыл биләмәсенең Шланлы авыл мәдәният йортында ремонт эшләре тәмамланды.

Шунысы куанычлы, 2020 елда халык Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы буенча әлеге мәдәният учреждениесе бинасын ремонтлау эшен башлап җибәрде. Эшләр күләме объектның тулы канлы эшчәнлеге өчен мөһим аспектларны үз эченә алган: электр утларын һәм эчке җылыту системасын ремонтлау, радиаторларны алыштыру. Капиталь ремонтны башкаруга 1350 000 сум (бер миллион өч йөз илле мең сум) күләмендә финанс чаралары кертелгән. Тендер нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән финанс чараларын экономияләү дә әлеге объектка юнәлдерелгән. Тендер нәтиҗәләре буенча подрядчы булып шәхси эшкуар Р.Р.Ягафәров билгеләнде.

Бүгенге көндә эшләр тәмамланган. Авыл мәдәният йортында хәзер якты, җылы һәм уңайлы, ә иң мөһиме - халык өчен куркынычсыз. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү эшен яңартырга һәм авылдашларын яңа мәдәни - ял чаралары белән сөендерергә әзерләр.
Район хакимиятенең мәгълүмат бүлеге
Читайте нас: