Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2020, 13:33

Авыру өйдә булган

Бер гаилә,поликлиникага барып, исән туганының үлүе турында белешмә бирүләрен таләп иткән.

Авыру өйдә урын өстендә ята икән.
Туганнары аның үлемен һәм җирләүне алданрак планлаштырган булган. «Башинформ» агентлыгына хәбәрне бу хәлгә үзе шаһит булган бер медицина хезмәткәре сөйләгән.
Авыруның туганнары белешмә сорап хастаханәгә берничә тапкыр килгән. Башта ялдарга уйлаганнар. "Якын кешебез вафат булды һәм безгә аның үлеме турында белешмә кирәк", - дигәннәр. Мондый очракта табиблар мәетне барып күрергә тиеш. Шулай иткәннәр дә. Ә ул кеше үлмәгән, өйдә, исән булып чыккан. Болай ашыгуларын алар өлгерә алмаулары, чөнки җирләнәсе урыны еракта булуы белән аңлатканнар. Белешмәсез буш кул белән кайтып киткәннәр.
Әмма берничә көннән бу гаилә поликлиникага шул ук йомыш белән тагын килгән. "Җирләү өчен бөтен кирәк-яраклар (табут һәм һәйкәл) инде бер ай элек сатып алынган, тик табиблардан белешмә генә алып булмый», — дип зарланганнар.
Әлбәттә, табиблар бу юлы да мөрәҗәгатен кире какканнвр, ялган белешмә биреп чыгармаганнар. Гомумән, үлем турында медицина таныклыгы читтән торып(заочно) бирелми, табиб (яки аның белән эшләүче урта медицина хезмәткәре) үлем фактын шәхси билгеләргә тиеш.
Үлем турында таныклык - ул ЗАГС органнарында теркәлү өчен үлем фактын раслаучы медицина документы, шулай ук үлем сәбәпләрен теркәүче статистик документ.Үлем сәбәпләрен билгеләүнең дөреслегенә һәм табиб таныклыгын тутыру сыйфатына үлем сәбәпләре турында статистик мәгълүматның төгәллеге һәм дөреслеге бәйле, диелә сәламәтлек саклау министрлыгы указында.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Aviru-yd-urin-stend-yatkan-598526/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: