Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2020, 00:10

Башкортстанда юл-транспорт һәләкатендә гаеплегә хөкем карары катгыйланды

Республика Югары суды Салават шәһәренде яшәуче 60 яшьлек кешегә карата шартлы срокны гамәлдәге срокка алыштырды, дип Хәбәр итә Башкортстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәте.

2019 елның сентябрендә «КАМАЗ» машина йөртүчесе сулга борылганда каршы яктан хәрәкәт итүче «Рено Логан»ны кертмә үткәрми. Нәтиҗәдә, җиңел машина пассажирының гомере өзелә.
Шәһәр суды авариядә гаепле кешене шартлы рәвештә ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән. Дәүләт гаепләүчесе җәзаны артык йомшак дип саный һәм аңа карата шикаять белдерә. Республика Югары суды прокурор позициясе белән килеште һәм шартлы срокны колониягә алыштырды.
Читайте нас: