Быел беренче сыйныф укучылары бәйрәмгә тырышып әзер-ләнделәр: пьесалар һәм җырлар өйрәнделәр, сәхнәнең үз талантыңны тану бәхете генә түгел, көндәлек хезмәт тә таләп итүенә төшенделәр.
Укытучылар һәм ата-аналар яшь музыкантларның дебютын дулкынланып көттеләр. Һәм ул чынга ашты... Бөтен тамашачылар залы пианистка Әмирә Вахитова, скрипкачы Аделина Абдуллина, курайчы Роман Платонов, Алмаз Сәйфетдинов, баянчы Рәмис Фасиковларны, беренче сыйныф хорын көчле алкышларга күмде.
Югары сыйныфларда укучылар да читтә калмадылар, алар беренче сыйныф укучыларына һәм тамашачыларга музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Артур Буланбаев гитарада, Эльвина Мөлекова фортепианода, Арина Дәүләтова скрипкада уйнады, курайчылар ансамбле, дүртенче сыйныф хоры чыгыш ясады. Шулай ук беренче сыйныфтагы һәр балага алар яшь музыкант «медален» тапшырдылар һәм гомер буе музыка дөньясына мәхәббәтне саклап калуларын теләделәр.
Балаларның якты, тере иҗаты бик сөендерә. Әти-әниләрнең күз яшьләре моны раслады. Мөгаен, концерттан соң аларның һәркайсы балаларының музыка телендә сөйләшергә өйрәнүен һәм чын музыкант булуын теләгәндер.