Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2020, 11:39

ПЕНСИЯЛӘР ИНДЕКСАЦИЯЛӘНӘЧӘК

Россиядә киләсе елда пенсияләрне 6,3 процентка индексацияләргә планлаштыралар

Бу илдәге инфляциядән якынча ике процент пунктына югарырак булачак.
«Киләсе елга инфляциядән югарырак индексация каралган. Инфляция 4 процент тирәсе булыр дип көтелә, бәлки 4,1 процент булыр. Пенсияләрне индексацияләү 6,3 процентка каралган. Без моны булдыру өчен барысын да эшләячәкбез», — диде Путин.
Президент эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турында да уйларга вәгъдә бирде.
«Бүгенге шартларда, бигрәк тә коронавирус белән бәйле хәл, керемнәр кимү турында сүз барганда, индексация бик мөһим. Биредә пенсионерлар өчен ахыргы нәтиҗәне билгеләгәндә пенсия белән тәэмин итүнең кайбер компонентларын исәпкә алып бетермәүнең билгеле бер нечкә элементлары бар — менә шуны төгәл ачыкларга кирәк», — дип искәртте ил Президенты.
Президент эшләүче пенсионерларга пенсияне индексацияләү өчен илнең бюджет тәэмин ителешен төп шарт дип саный.
Фото: kremlin.ru
  • Читайте нас: