Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2020, 18:50

"Сөеп, сөелеп яшәгез!"

Радий Хәбиров хатын-кызларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген БСТ телеканалында узган "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясе проектының туры эфиры вакытында республика хатын-кызларына ярату һәм яратылу теләде.
"Мин аларга шулай ук сәламәт булуларын телим, быел без сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә йомшак булуын аңладык. Мин хатын-кызлардан үзләрен яклавын сорар идем. Ирләрдән акыллырак булуларын исәпкә алып, аларның үз ирләрен, балаларын, ата-аналарын һәм якыннарын сакларга көчләре җитә. Мин барлык хатын-кызларның якынлашып килүче 2021 елны иман, өмет һәм якты күңел белән каршылавын теләр идем. Башкортстан ир-атлары аларның тормышы яхшырак булсын өчен барысын да эшләргә тырышачак", - диде республика Башлыгы Яңа ел теләкләре белән хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп.
Фото: bashinform.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/S-ep-s-elep-yash-gez-611181/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: