Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 18:45

29 декабрьдә Радия Хәбировның матбугат конференциясе узачак

Республика башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр матбугат конференциясе үткәрәчәк. Һәркемгә кагылышлы мөһим сорауларны төбәкнең әйдәп баручы киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, шулай ук җирле халык бирәчәк.

Сорау биреп, сез дә катнаша аласыз. Моның өчен Башкортстан юлдаш каналыны VK төркеменә керү һәм беркетелгән урында үз сорауларын бирү дә җитә.
Сез сорауларыгызны : https://vk.com/wall-27097047_224718 сылтамасы аша турыдан туры бирә аласыз. Сишәмбе, 29 декабрь көнне, 19: 00 сәгатьтә матбугат конференциясенең трансляциясен БСТ, «Россия 24», «Башкортстан 24», UTV, «Вся Уфа», Россия радиосы, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак
Читайте нас: