Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2020, 00:01

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляцияләү озайтылды

Радий Хәбиров кул куйган документ нигезендә, өлкәннәр, шулай ук хроник авырулар булган кешеләр 14 гыйнварга кадәр үз изоляциядә тотарга тиеш.

Бөек Британиядән һәм Төньяк Ирландиядән килгән, шул исәптән РФнең башка төбәкләре аша транзит белән кайтканнар өчен 14 көнлек карантин кертелде.
Карантин шулай ук социаль учреждениеләрдә 28 февральгә кадәр озайтыла.
Указ 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Читайте нас: