Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 17:03

Җаваплылык көчәйтелә

Русия президенты Владимир Путин интернетта яла яккан өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы законга кул куйды.

Әлеге законны бозган өчен бер миллион сумга кадәр яки бер елга кадәр хезмәт хакы күләмендә штраф салу яный. Шулай ук ике елга кадәр азатлыктан мәхрүм итү яки 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирү күзаллана.
Җенси характердагы җинаять ясау турында яки башка төрле авыр яки аеруча авыр җинаять кылу турында яла яккан өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 5 миллион сум күләмендә штраф салу яный. Гамәлдәге закон буенча исә, яла яккан өчен иректән мәхрүм итү каралмаган.
Яңа закон блогерлар һәм Telegram-каналлар авторларына да карый.
Читайте нас: