Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 16:46

Яңа ел төнендә күпме сабый дөньяга килгән?

Яңа елның беренче сәгатьләрендә Башкортстанның бала табу йортларында 15 сабый дөньяга килде.

Төнге алтыдан иртәнге алтыга кадәр 6 малай һәм 9 кыз туган.
2021 елда республикада беренче бала Уфада, Республика перинаталь үзәгендә 00.30 сәгатьтә туган. Бу 3,5 кг авырлыктагы һәм 52 сантиметрлы кыз, дип хәбәр итте БР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Софья Алешина.
Узган ел Яңа ел төнендә 20 бала туган: 11 малай һәм 9 кыз.
2015 елның Яңа ел төне республикада яңа туган балалар саны буенча рекордлы булды. 1 гыйнварда төнге алтыдан иртәнге алтыга кадәр 29 бала туган иде: 19 малай һәм 10 кыз.
Читайте нас: