Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2021, 15:21

Хөкүмәт зур ярдәм күрсәткән

2020 елда безнең республикада халыкны социаль яклауга барлыгы 43 миллиард сум акча юнәлтелгән.

Шулай дип белдерде гаилә, хезмәт һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү министры Ленара Иванова. Ә 2019 елда халыкка матди ярдәм күрсәтүгә ике тапкыр азрак, ягъни 24,7 млрд. сум бүленгән булган.
Былтыр исә 3тән 7 яшькә кадәрле балаларга ай саен яңа пособие түләүгә бәйле халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары (27 млрд. сумга якын) арттырылган. Әлеге хөкүмәт ярдәмен республикада 100 меңнән артык гаилә алган. Барлыгы 7 млрд. сум түләнелгән.
Моннан тыш, ярлылыкны киметү пилот проекты кысаларында, социаль контракт рәвешендә ярдәм күрсәтүне финанслау 307 млн. сумга кадәр җиткерелгән. Аңа кадәр бу максатлар өчен 50 млн. сум бүленгән булган. Нәтиҗәдә, 6 мең граждан социаль контракт төзегән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына республика бюджетыннан 31 мең кешегә бер тапкыр түләнүче акчалар бирелгән. Бөек Ватан сугышы инвалидлары, сугышта катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә 177,2 млн. сум түләнелгән.
206 меңнән күбрәк кешегә барлыгы 7 млрд. сумга якын эшсезлек буенча пособие түләнгән. Шуларның 79 меңенең балигъ яштә булмаган балалары бар. Аларга пособие зуррак күләмдә түләнгән. Эшсезләргә социаль түләүләр өчен финанслау күләме 2019 елга караганда 4 тапкырга арттырылган. Мәшгульлек хезмәтенә эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләр арасында 70 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/H-k-m-t-salli-yard-m-k-rs-tk-n-618461/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039"
Фото:pomorie.ru
Читайте нас: