Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2021, 16:13

Янә бер пансионат

Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тагын бер пансионат эшли башлаячак.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында дәүләтнеке булмаган стационар хезмәт күрсәтү пансионатын төзү турындагы концессия килешүенә кул куйдылар.
Республика өчен бу - шушы шартларда эшли торган өченче проект.
Дәүләтнеке булмаган пансионат Гафури районының Татар Саскүле авылында, ә аның мәрхәмәтлелек бүлеге шул ук муниципаль район территориясендә Табын авылында урнашачак. Концессионер булып «Изгелек чишмәсе» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге чыгыш ясый.
Шундый ук проектлар үзләренең тормышка сәләтлелеген исбатлады. Шәхси пансионатлар Мишкә районының Ирсай авылында (концессионер — «Гаилә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) һәм Кушнаренко районының Шәрип авылында (концессионер — АНО халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) эшлиләр.
Фото: Башинформ
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/social/Tagin-ber-pansionat-achilachak-618090/?utm_source=vk&utm_medium=soci
Читайте нас: