Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2021, 18:57

45 яшьтән өлкән русиялеләр булачак пенсия күләме турында белдерү кәгазе ала башлый

Русия Пенсия фонды өч елга бер тапкыр дәүләт хезмәтләре порталы аша мәгълүмат җибәрәчәк.

2021 елдан 45 яшьтән өлкәнрәк русиялеләр булачак пенсияләренең күләме турында белдерү кәгазе ала башлаячак. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Пенсия фондының белдерү кәгазе өч елга бер тапкыр gosuslugi.ru порталы аша автомат рәвештә киләчәк», - дип искәрттеләр Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Ни өчен нәкъ менә 45 яшь дигәндә, бу вакытта күпчелек гражданнарның билгеле бер күләмдә капитал туплавына бәйле рәвештә шушы яшь сайланган.
Русия Пенсия фонды картлык буенча пенсиянең күләме якынча күпме булачагы, фондка күчерелгән акча турында хәбәр итәчәк, пенсия тупланмаларының күләме турында мәгълүматлар тәкъдим итәчәк һәм түләүләрне исәпләү өчен параметрларны күрсәтәчәк. Гражданнар шулай ук кайчан һәм нинди шартларда пенсия ала башлаячаклары хакында беләчәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-01-2021/45-yasht-n-lk-n-rossiyalel-r-bulachak-pensiya-k-l-me-turynda-belder-k-gaze-ala-bashlyy-5797005
Фото:Yur-gazeta.ru
Читайте нас: