Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2021, 23:28

Башкортстанда салым каникуллары турында закон үз көченә керде

Башкортстанда бүген, 4 гыйнварда, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары кабул иткән закон проекты үз көченә керде.

"Документ нигезендә салым салуның гадиләштерелгән яки патент системасын кулланучы беренче тапкыр теркәлгән шәхси эшкуарлар өчен салым каникуллары озайтылды. Бу категория эшмәкәрләр салымны 2021 елның 1 гыйнварына кадәр түләми ала иде. Әлеге закон нигезендә без преференцияләрнең гамәлдә булуын тагын өч елга – 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайттык. Эшмәкәрләр бу преференциядән файдалана алалар", - дип аңлатты парламент спикеры Константин Толкачев.
Ул шулай ук закон бюджетка керемнәрне киметәчәк, әмма «яхшы икътисади уңыш»күрсәтергә мөмкин, дип билгеләп үтте. Толкачев хәбәр иткәнчә, салым каникуллары озайтылу сәбәпле, бюджетка 90 млн.сум, шул исәптән республика бюджетына 30 млн. сум кермәячәк.
Читайте нас: