Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2021, 00:31

Туристлар табылган

Былтыр ел азагында Башкортстаннан чыгып киткән дүрт туристны бүген эзләп таптылар.

Чиләбе өлкәсенә таба киткән төркемдә өлкән яшьтәге өч хатын-кыз һәм ир-ат була.
26 декабрьдә Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав коткаручылар отряды, аучылар һәм башка коткару хезмәте вәкилләре Төлек бистәсе тирәсендә югалган дүрт туристны эзләде. Алар барысы да өлкән яшьтәге кешеләр — өч хатын-кыз һәм бер ир-ат. Туристлар Башкортстаннан килгән. Алар теркәлмәгән һәм алдан планлаштырылган вакытка кайтып җитмәгән.
4 гыйнварда иртән-иртүк аларның бара торган юллары буйлап эзләү эшләре башланган
Рәсми булмаган белешмә буенча, әлеге төркем 26 декабрьдә Зюраткүлгә таба походка китә. 62 яшьлек ир-ат, 50, 57 һәм 48 яшьлек өч хатын-кыз 2 гыйнварда Төлек бистәсенә килеп җитәргә тиеш була. Ләкин алар бүгенгә кадәр элемтәгә чыкмый. Шуңа күрә эзләү эшләре башлана.
Туристларны бүген Төлек авылы янында тапканнар. Коткаручылар сүзләренчә, алар исән-сау. Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/04-01-2021/byltyr-el-azagynda-bashkortstannan-chygyp-kitk-n-d-rt-turistny-b-gen-ezl-p-taptylar-5797179
Читайте нас: