Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 гыйнвар 2021, 16:41

Экологик акция уздырылачак

16 һәм 17 гыйнварда Уфада "Чыршыларны йомычкага" утильләштерү буенча экологик акция үтәчәк.

Җыелган ылыслылар “Горзеленхоз” муниципаль унитар предприятиясенә һәм “Кроношпан” заводына эшкәртү өчен җибәреләчәк. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, барлык районнарда 14 кабул итү урыны оештырыла:
- Дим районының Магистраль урамы 2А һәм Столяров урамы 2 санлы йортлары янында;
- Калинин районының Мушников урамы 11 һәм Гвардейская урамы 58/1 санлы йортлары;
- Киров районының Испытателей 21 һәм Дуван бульвары 22/2 санлы йортлары;
- Ленин районының Ирәндек 4 һәм Артезянская 18 санлы йортлары янында;
- Октябрь районының Гагарин 10/2 йорты янында һәм"Башкортстан" сәүдә үзәге алды мәйданында;
- Орджоникидзе районының - Октябрь проспекты 137 һәм Кольцевая 50-61 йортлары янында;
- Совет районының Менделеев 171 һәм Ленин урамы 87 йортлары янында.
Әлеге экологик акция Уфада 2018 елдан алып үткәрелә. 2020 елның гыйнварында бу чара кысаларында 2898 агач җыеп алынган. Моны бик күп дип әйтеп булмый, әлбәттә, чөнки башкалабызда дистә меңләгән чыршы сатып алып бизиләр. Шулай да экологик акциягә елдан – ел күбрәк халык кушылуы куанычлы күренеш. Быел да актив катнашыйк, якташлар!
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Eldagicha-ekologik-aktsiya-uzdirilachak-622289/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: Башинформ
Читайте нас: