Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2021, 00:52

Башкортстанда билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыруны тыялар

Башкортстан Республикасы Дәуләт җыелышы Корылтай депутатлары 2021 елда беренче пленар утырышта 16 яшькә кадәрге автобуслар һәм шәһәр электр транспортыннан билетсызларны төшереп кадыруны тыю каралган закон проектын карарга планлаштыра.

Әлеге кагыйдә муниципаль һәм муниципальара маршрутларга да кагылачак.
- Норма баланың өлкәннәрдән башка баруы һәм билгеле бер хәлләргә генә кагылачак, – ди Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Аерым алганда, билетсыз йөрүче балаларны тукталышлардан , торак пунктлардан читтә, төнге вакытта 22дән 6 сәгатькә кадәр, һава температурасы минус 20 градустан түбән булганда һәм куркыныч метеорологик шартларда калдырырга ярамый.
Читайте нас: