Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2021, 01:29

Яңа елда - яңа штраф

Түләүле автомобиль юлы буйлап йөргәндә түләмәгән өчен штрафлар керткән федераль закон үз көченә керде.

Закон проекты хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Документ Административ хокук бозулар турында Русия Федерациясе кодексының «Түләүле автомобиль юлларыннан, автомобиль юлларының түләүле участокларыннан транспорт чараларында йөргәнгә түләүне үтәмәгән өчен» яңа12.21.4 маддәсе белән тулыландырыла.
Мондый хокук бозу өчен җиңел автомобиль йөртүчеләргә — 1,5 мең сум, автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләргә 5 мең сум күләмендә штраф салына.
Читайте нас: