Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2021, 16:56

30 градус салкында гаиләнең урамда машинасы туктап калган...

Бәхетләренә, юл хәвефсезлеге инспекторлары килеп чыккан.

Күрше төбәкләрнең берсеннән Уфага дусларына кунакка килгән гаиләнең башкала урамында кинәт машиналары туктап калган. Аларның “Лада Гранта” машинасында үзләре белән ике яшьлек сабыйлары да булган.
Хатын узып баручы автомобильләрне туктатырга тырышып караган. Бәхетләренә, бу вакытта яннарыннан юл-патруль хезмәте экипажы узып барган.
“Полициянең кече лейтенанты Айдар Шәфыйков һәм полиция лейтенанты Николай Полежаев автомобильне күреп туктаганнар, — дип белдерәләр Уфаның ЮХХДИ бүлеге матбугат хезмәтендә. — Инспекторлар баланы һәм аның әнисен, җылынсыннар өчен, патруль машинасына утыртканнар".
Юл полицейскийлары гаилә белән бергә төзек булмаган “Лада”ны ремонт урынына илтүче эвакуаторны көтеп алалар. Соңрак социаль челтәрләрдә Уфа кунаклары инспекторларга рәхмәт әйтеп пост язганнар.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/30-gradus-salkinda-uramda-kalgannar-631117/?

Фото: ГИБДД по РБ
Читайте нас: