Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2021, 12:27

Республикада юллар түләүлегә әйләнәчәкме?

Автомобиль юллары турындагы законга үзгәрешләр кертеләчәк.

Республикабыз парламентарийлары түләүле юллар хакында закон кабул итмәкче.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, автомобиль юллары турындагы законга язгы сессиянең беренче утырышында үзгәрешләр кертеләчәк.
Парламент спикеры Константин Толкачев әйтүенчә, түләүле юллар буйлап бушка йөрү тыелуы хакында федераль дәрәҗәдә закон 2020 елда ук кабул ителгән, хәзер исә бу уңайдан үзгәрешләр төбәк законнарына да язылачак. Түләүле автомобиль юллары булдыру авария күрсәткечләрен киметергә дә ярдәм итәр дип көтелә.
"Башкортстанда әлегә автомобиль юлларының түләүлеләре юк, әмма безнең якташлар илебезнең башка төбәкләрендә булганда, аларның бик уңайлы икәнлеген бәяләп өлгергәндер. Зур булмаган сумма түләп, автомобиль иясе үзенә кирәкле ноктага тиз арада барып җитү мөмкинлеге ала", - дип билгеләгән Толкачев.
Шул ук вакытта теләгән кеше юлларның түләүсезеннән дә йөри алачак.
Башкортстанда беренче түләүле юл 2024 елда барлыкка киләчәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Respublikada-yullar-t-l-leg--yl-n-ch-kme-629506/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=5&img_url=https%3A%2F%2Fpbs.twimg.com%2Fmedia%2FCt0oSPBXEAAYV4S.jpg&text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B3%D0%B8&lr=172&rpt=simage&source=wiz
Читайте нас: