Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2021, 00:59

Ковидка каршы вакцина ясатмаган табибларны эштән бушаталармы?

.

Әлеге четерекле сорауга Русия Федерациясе сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профосоюзы рәисе урынбасары Михаил Андрочников ачыклык керткән.
Михаил Андрочников сүзләре буенча, медикны коронавирус инфекциясенә каршы прививка кадатудан баш тарткан өчен вазыйфасыннан бушатып булмый, чөнки вакцина ясату-ясатмау безнең илдә һәр кешенең намус эше. Тик шул ук вакытта коронавируслы авыруларны дәвалаучы табиблар һәм башка персоналның прививка ясатуы зарур.
Медицина хезмәткәрләре ковид йоктыра калса, өстәмә рәвештә страховкаланган, дигән профсоюз вәкиле.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Kovidka-karshi-vaktsinadan-bash
Фото: dw.com
Читайте нас: