Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2021, 14:31

Һава юллары ачыла

.

Русия Вьетнам, Һиндстан, Финляндия һәм Катар белән халыкара рейсларны тергезә. Транспорт министрлыгы 2021 елның 27 гыйнварыннан Вьетнам, Һиндстан, Финляндия һәм Катар белән халыкара рейсларның янәдән тергезеләчәге хакында игълан итте. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы белдерүенчә, рейслар атнага берничә тапкыр Мәскәүдән китәчәк. Вьетнамга (Мәскәү - Ханой) рейслары атнага ике тапкыр, Һиндстанга (Мәскәү - Дели) - атнага ике тапкыр, Финляндиягә (Мәскәү - Хельсинки һәм Санкт-Петербург - Хельсинки) - атнага ике тапкыр, Катарга ( Мәскәү - Доха) - атнага өч тапкыр. Моннан тыш, штаб Мәскәү - Каһирә маршрутына атнага биш тапкырга кадәр очышлар санын арттыру турында карар кабул итте.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/ava-yullari-achila-636439/?utm_source=vk&utm_medium
Фото:ufa.rbc.ru
Читайте нас: