Аның беренче иреннән 14 яшьлек кызы калды. Икенче ире Вячеслав Кудрядан да бала табарга теләп, ЭКО ясатырга уйлаган Әмма сәламәтлеге белән проблемалар башлангач, баланы үзе таба алмаячагы билгеле булган. Шулай да яңарак кына Началованың улы туган. Аны суррогат әни дөньяга китергән. Эш шунда: Юлия Началованың биоматериалы кулланылмыйча калган булган, дип яза super.ru. Улы әнисенә ошаган ди, бигрәк тә күзләре охшаш.