Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 18:49

Кеше булдыра алмаганны карга эшли

..

Дөньяда ел саен 4,5 триллион тәмәке төпчеге ташлана. Аларның барысы да чүп савытына килеп төшә дигән сүз түгел әле бу. Җир шарындагы чүп-чарның зур өлешен шул тәмәке калдыгы барлыкка китерә. Тәмәке төпчеген теләсә кая ташлаучылар бездә дә җитәрлек, анысы. Кая карама, бу ямьсез күренешкә тап буласың. Төпчекнең таркалуы 15 елга кадәр сузылырга мөмкин, чөнки тәмәке фильтрлары озак таркалучы пластик кушып ясала.
Кешеләрне тарткан тәмәкеләрен аяк астына ташламаска өйрәтүгә караганда, каргаларны тәмәке төпчеген җыярга өйрәтүе күпкә җиңелрәк булып чыккан. Шәһәр урамнарын теләсә кайда аунап яткан тәмәке төпчекләреннән арындырыр өчен, Голландиянең ике энтузиасты Рубен Влютер һәм Боб Спайкман кошлардан “ярдәм” сорарга булганнар. Мәгълүм булганча, каргалар бик акыллы кошлар булып санала. Галимнәр фикеренчә, алар 4 яшьлек балалардан да башлырак. Каргалар кеше йөзен җиңел хәтерләп кала, үзләренчә инструмент ясап, аны азык табу өчен куллана. Бигрәк тә алар урамда җиргә төшеп калган ялтыравык әйберләрне җыярга ярата. Әгәр каргаларны бу ялтыравык нәрсәләрне түгел, тәмәке төпчекләрен җыярга кызыксындырсаң, аларны шәһәр җыештыручылары итеп кулланырга булыр иде, дигән фикергә килеп, Рубен һәм Боб “Crowded Citie” исемле проект эшлиләр.
Әлбәттә, проект авторлары каргалар тәмәке төпчекләрен болай гына җыймаячакларын аңлый. Алар канатлы ярдәмчеләргә хезмәтләре өчен тәмле ризык белән түләмәкче. Каргалар ташыган һәр төпчекка ризык биреп торучы махсус кеше ялламас өчен, Рубен һәм Боб бу эшне автоматлаштырырга булганнар. Кош махсус савыт эченә тәмәке төпчеге салуга, датчиклар карганың чыннан да төпчек алып килгәнме-юкмы икәнлеген тикшерә. Томшыкта чыннанда төпчек булганда гына савыттан ризык чыга. Рубен һәм Бобны борчыган нәрсә – югары интеллекты каргалар бу датчикны алдап, тәмәке алып килмичә генә, ашамлыкны алу җаен табарга мөмкиннәр. Өстәвенә, урамда төпчекләр бетсә, каргалар кешеләрнең кулларыннан яки авызларыннан сигареталарны тартып алырга яки тәмәке тартучыларны эзәрлекләп очарга мөмкиннәр.Проектны оештыручылар сүзләренчә, каргаларны тәмәке төпчеген аерырга өйрәтүдә авырлыклар булмаячак. Бүген алар бер төркем кошларны шушы эшкә өйрәтү белән мәшгүль, алар күпмедер уңышка да ирешкән дә инде. Әлегә Голландия хөкүмәте бу проектны тормышка ашырырга әзер түгел. Хөкүмәттәгеләр, проектка керешкәнче, кошларның томшыгында даими рәвештә никотин чыганагы булуы аларның сәламәтлегенә нинди йогынты ясавын тикшерергә кирәк диләр.
Ә менә Вашингтон университеты орнитологы Джон Марцлуффның каргаларның бу эшне башкарып чыгуларында шиге юк. Әмма ул, кошларны бу эшкә җиккәнче, кешеләргә чүп җыючы роботлар булдыру, агуы азрак булган сигаретлар җитештерүе күпкә яхшырак булыр иде, ди. Ә иң яхшысы – кешеләрнең үзләренә төпчекләрен җиргә ташламаска өйрәнергә кирәк! Ә тагын яхшысы — тәмәке тартуны ташлау.
Чыганак: http://caydaq.tatar/keshe-buldira-almaganni-karga-eshli/
Фото: polzam.ru
https://gorod342.ru/stati/yeto-interesno/umneishie-pticy-vorony.html
https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%B2%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%BD%D1%8B&stype=image&lr=20680&source=wiz&p=1&pos=51&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fsun9-67.userapi.com%2FiC25UzIukBYJvaZX-PZQ8CPpKOOh2gHDfnv2hg%2FzqA6pmHhHlA.jpg.
Читайте нас: