Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 17:34

Артык түләнгән акча кайтарылачак

..

Оператив киңәшмәдә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев, җылылык өчен артык түләүләр проблемасын тикшерү һәм хәл итү эше дәвам итә, дип белдерде.
Бу хакта ул Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә сөйләде. Түрә билгеләп үткәнчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга яңадан исәп-хисап ясау йөкләтелгән, аның нәтиҗәсе гыйнвар һәм февраль айлары квитанцияләрдә булачак.
Борис Беляев сүзләре буенча, республикада җылылык өчен түләүләрне исәпләү белән бәйле вәзгыятьне нормальләштерү буенча Хөкүмәт комиссиясе эше дәвам итә. Шәһәр һәм район хакимиятләренә, торак-коммуналь оешмалар белән берлектә, ачыкланган барлык җитешсезлекләрне бетерү, гыйнвар өчен исәп-хисапка анализ ясау һәм, климат шартлары үзгәрешеннән чыгып, исәп-хисап күләменнән артык түләүләр үсешен булдырмау буенча чаралар күрү, шулай ук гыйнвар өчен квитанция формалаштырганда декабрь өчен түләүләрне яңадан исәпләү йөкләтелде.
Шунда ук Уфа мэры Сергей Греков җылылык өчен түләүләр арту проблемасы буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Шәһәр башлыгы, 26 гыйнвардан Уфа инженерлык челтәрләре (УИС) муниципаль унитар предприятиесенә яңадан исәп-хисап ясау өчен гариза бирергә мөмкин, дип белдерде.
«Без очраша башладык. Шәһәрнең барлык районнарында очрашулар үткәрелде, заллар тулы булды. Дискуссия кызу барды, сорауларга җавап бирдек. Нәтиҗәгә ирешелде. Без УИСның түләүне оештыруы турында килешүгә килдек. Гаризалар 26 гыйнвардан кабул ителәчәк. Халык февраль “платежка”ларында беренче түләүләрне, акчаны кире кайтаруны күрәчәк", — диде Сергей Греков.
Радий Хәбиров бу хәлне контрольгә алырга теләвен билгеләп үтте. «Асылда, кешеләрнең мондый гаделсезлеккә үпкәсе бар. Чөнки бу кесәгә сукты. Мин атнага бер көн бүлүегезне сорыйм, шул көнне миңа әлеге хәл буенча бер атналык мәгълүмат киләчәк», — диде республика җитәкчесе.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Fevrald-artik-t-l-ng-n-akcha-kaytarilachak-647464/
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D1%8C%D0%B3%D0%B8&stype=image&lr=20680&source=wiz&p=21&pos=845&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fsun1-17.userapi.com%2FxRKL492F_ohjz4fp6cC9wnIMEno1z3JGg96iRA%2Fc0115Rduvws.jpg
Читайте нас: