Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 01:02

Татарстан Президенты электромобильне сынады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Россиядә беренче компактлы «Кама-1» шәһәр электромобилен сынап карады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Россиядә беренче компактлы «Кама-1» шәһәр электромобилен сынап карады, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең сынау полигонында Татарстан Республикасы Президенты шушы электромобильдә йөреп карады. «Менә дигән машина, бик уңайлы. Яшьләр өчен, шәһәргә чыгу өчен — иң мөһиме», — дип бәяләде ул. Instagram социаль челтәрендәге битендә Рөстәм Миңнеханов сәфәр видеосын тәкъдим итте. Ул, электромобильләр җитештерә торган иң танылган Tesla компаниясе генераль директорына ишарә белән шаяртып: «Ничек сиңа бу, Илон Маск?» — дип язган.
http://aktanysh-rt.ru/news/v-respublike/prezident-elektromobilne-synady
Читайте нас: