Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2021, 01:04

Министр кулга алынган

.

1 февральдә БРның Төзелеш һәм архитектура министрлыгында тентүләр узды. Ведомство башлыгы Рәмзил Күчәрбаев кабинетына хокук саклау органнары вәкилләре килгән.
БР Хөкүмәте Аппаратының мәгълүмат департаменты директоры Ольга Красноногая министрлыкта Күмертауда 2017 елда чистарту корылмалары төзү буенча оператив-тикшерү эшләре үткән.
“Ул вакытта Рәмзил Күчәрбаев Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы вазифасын биләде, төбәк башлыгы Рөстәм Хәмитов иде”, – ди төбәк хөкүмәте вәкиле.
Хокук саклау органнары әлегә рәсми комментарийлар бирми. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге вакытта түрәне кулга алганнар.
Хәтерегездә булса, Рәмзил Күчәрбаевны 2020 ел декабрендә төзелеш һәм архитектура министрлыгы башлыгы итеп тәгаенләгәннәр иде.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Ministrni-kulga-algannar-657832/?utm_source=vk&ut

Фото: bashcomm.ru
Читайте нас: