Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 11:03

Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры кулга алынган

.

Рамил Күчәрбаев, «Башкортстан Республикасы капиталь төзелеш идарәсе» дәуләт казна учреждениесенең элекке начальнигы, гаепленуче, 2021 елның 1 апрелене кадәр сак астына алынган. Күчәрбаев республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп 2020 елның декабрендә билгеләнә. Тикшерүче хәбәр иткәнчә, 2017 елда гаепләнүче Күмертау шәһәрендә төзелгән чистарту корылмаларында көйләү эшләре башкарылмаганын һәм объектның файдалануга һәм хезмәт күрсәтүгә әзерләнмәвен белеп, подрядчы белән төзелгән дәүләт контрактлары кысаларында 95 млн. сумнан артык суммага объектны төзү белән тәмамланган актка кул куйган. Гаепленуче җинаятьчел гамәлләр нәтиҗесендә Башкортстан Республикасы бюджетына 95 млн. сумнан артык зыян килгән.
Читайте нас: