Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 11:14

Нигә кирәк ул җанисәп?

.

Мәгълүм булуынча, былтыр көз Бөтенрусия халык исәбен алырга тиеш иделәр. Әмма, пандемия килеп чыгып, планнарны үзгәртте. Җанисәпне дә 2021 елның язына күчерделәр. Русия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы, быел ул апрельдә үтәчәк.
“Бу җанисәпнең үзенчәлеге шунда: ул “санлы” булачак, ягъни санлы технологияләр кулланылачак”, – диде Уфа шәһәренең дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Оксана Даянова.
Ягъни кешеләр “Госуслуги” порталында электрон исәп битен үзаллы тутыра алачак. Өй буенча йөрүче исәп алучыларның махсус программалы планшетлары булачак. Шулай ук исәп алу участокларында һәм Күп функцияле үзәкләрдә дә язылырга мөмкин.
“Нигә кирәк ул җанисәп?” дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Белгечләр аңлатуынча, аның нәтиҗәләре халык санына һәм аның яшь составына төгәллек кертергә ярдәм итә, демографик күзаллауны бирә. Җанисәпкә таянып, алдагы10 елга социаль һәм икътисади программалар төзелә, эшләр планлаштырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/anis-p-2020/Nig-kir-k-ul-anis-p-659427/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=18&img_url=https%3A%2F%2Fwww.souzveche.ru%2Fupload%2Fiblock%2Fbf3%2Ftass_696989.jpg&text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%BF%D0%B8%D1%81%D1%87%D0%B8%D0%BA%D0%B0&lr=101162&rpt=simage&source=wiz
Читайте нас: