Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 18:09

Ә сез алданасызмы?

.

Йорт янындагы кибетләргә кереп тиз генә кирәк-яракларны алып чыккач, сатып алучы еш кына чекны тикшереп тормый. Чекны кибеттәге чүп савытында калдыручылар да бар. Пакетка эләгеп кайткан чекны тикшергәч, алдау очракларын ачыклаган кешеләр дә аз түгел икән
Димәк, иң еш кулланыла торган алдау алымнары:
Еш кына кибетләрдә акция буенча арзан бәягә сатылган товар кассада зуррак бәядән санала. Ул очракта сатучылар бәяне алмаштырып өлгермәү сәбәбе белән аклана.
Бер үк товарны берничә данәдә алган очракта, чекта аның саны күбрәк күрсәтелә, мәсәлән, дүрт бер үк төрле шоколад алган очракта, чекта аның биш булып куюы бар.
Авырлыгы кассада үлчәнеп сатыла торган товарның авырлыгы артыграк булып кертелә.
Ул алдануны соңыннан аңлаган сатып алучыларның барысы да кире кибеткә барып, дөреслекне ачыклап та йөрми, тик дөреслек өчен көрәшүчеләр дә бар. Ул вакытта акчаны кайтару белән авырлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Товар банк картасы белән түләнгән булса, акчаның кире кайтуын берничә көн көтәргә туры килергә мөмкин.
Подробнее: https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-02-2021/kibetl-rd-nichek-aldyylar-5804520
Читайте нас: