Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2021, 18:22

Пенсия фонды бетереләме?

..

Пенсия фонды бетереләме?
Түләүләрне кем башкарачак?
11 февральдә Русия Пенсия фонды башлыгы (ПФР) Максим Топилинның отставкага китүе билгеле булды. "Коммерсант" мәгълүматлары буенча, Топилин кич белән ПФР хезмәткәрләренә үзенең эштән китүе турында игълан иткән.
Топилин отставкасыннан соң ПФР аерым структура буларак бетерелергә мөмкин, ә аның функциясен башкару өчен Хакимияттә “тарткалаш” башланачак, дип саный пенсия фондлары буенча эксперт Дмитрий Александров. Ул пенсия системасының яңа операторы булу өчен ресурслар Үзәк банкта, Финанс министрлыгында һәм Федераль салым хезмәтендә бар, дип фаразлады.
"Пенсия фондының инде бик кирәк булмавы турында имеш-мимешләр булды. Элек ул пенсия түләүләрен (взносларын) администрацияләгән һәм аларны пенсия счетлары буенча бүлү белән шөгыльләнгән. Әмма хәзер Үзәк банкның "Дәүләт исәп-хисап депозитарие" базасында взнослар исәбен алып баруга каршы түгеллеге турында мәгълүмат бар. Пенсия фонды үзенең масштабы һәм функцияләре буенча Финанс министрлыгы идарәсенә охшаш структурага әверелә. Ә Финанс министрлыгы бу вәкаләтне үз өстенә алырга әзер", - диде Дмитрий Александров.
Ихтимал, пенсия системасының яңа операторы булып Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин элек җитәкләгән Салым хезмәте булачак. "Ведомстволарга, бюджет керемнәрен арттыруда үз мөһимлеген күрсәтү өчен, үз өсләренә яңа вәкаләтләр, яңа функцияләр алырга кирәк ", - ди икътисадчы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/Pensiya-fondi-beterel--dil-r-674483/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=3&img_url=https%3A%2F%2Favatars.mds.yandex.net%2Fget-zen_doc%2F1925657%2Fpub_5eaf74021459ef62a0e758e8_5eafdeb34a193a797dd2d6b7%2Fscale_1200&text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%BF%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%B8%D0%BE%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D1%84%D0%BE%D0%BD%D0%B4%D0%B0&lr=101166&rpt=simage&source=wiz&rlt_url=https%3A%2F%2Frv-ryazan.ru%2Fwp-content%2Fuploads%2F2019%2F01%2Fimg489415.jpg&ogl_url=https%3A%2F%2Favatars.mds.yandex.net%2Fget-zen_doc%2F1925657%2Fpub_5eaf74021459ef62a0e758e8_5eafdeb34a193a797dd2d6b7%2Fscale_1200
Читайте нас: