Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 15:48

Үлем очракларын киметергә

.

Республикада яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, үлүчеләр санын киметү, гомер озынлыгын арттыру – быелгы елны Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы дип игълан иткәндә төбәк Башлыгы шушы мөһим максатларны куйган иде. Радий Фәрит улы соңгысына аеруча ныклы игътибар бирә, чөнки пандемияле айлар арабыздан бихисап кешеләрне алып китте, бу исә үз чиратында үлем очракларын арттыруга булышлык итте. Шушы көннәрдә Радий Хәбиров шушы тема уңаеннан тагын борчылуын белдерде. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры, вице-премьер Ленара Иванованың доклады моңа сәбәпче булды.
- Гаилә елының төп максатларын игълан иткәндә, ачыктан-ачык әйттек – үлем очракларын киметергә! – дип ассызыклады ул. – Ә сезнең докладта мин моны күрмәдем. Туризм, скандинав йөреше турында сөйләдегез. Ә иң мөһиме – юк!
Төбәк Башлыгы БР премьер-министры Андрей Назаровка Гаилә министры Ленара Иванова, Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белән берлектә үткән елдагы үлем очракларының сәбәпләрен, шул исәптән алкогольдән агуланып һәм бәхетсез очраклар нәтиҗәсендә үлү очракларын җентекләп анализларга кушты. Һәм: “Шушы анализ нәтиҗәсендә үлем очракларын киметү буенча план әзерләгез. Ул күләмле һәм мөһим документ булырга тиеш”, диде.
Чыннан да, үткән ел нәтиҗәләре буенча илдәге кебек, республикада да үлүчеләр санының артуы күзәтелә. Моңа каһәрле коронавирус та үз өлешен кертте. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда республикада үлем-китем 2019 ел белән чагыштырганда 23,1 % арткан, ди БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
- COVID-19 үлүчеләр санын арттыручы турыдан-туры сәбәпче булды. Җитмәсә, хроник чирләре булганнарның да осложнение китеп, аларны да үлемгә илтеп җиткерүче афәт булды, – диде Андрей Назаров.
Ул тагын бер тапкыр хөкүмәт алдында торган мөһим максатларның берсе – халык арасында үлем очракларын киметү булуын ассызыклады. “Нәкъ шушы күрсәткеч буенча безнең 2021 елдагы эшчәнлегебез бәяләнәчәк”, - диде ул.
Үзеннән-үзе сорау туа – республикада халык арасында үлем очракларының төп сәбәпләре нинди? Беренче урында – кан әйләнеше системасы чирләре – 36,5%. Тын юллары чирләре – 13,4%, яңа шешләр барлыкка килүләр – 11,6%, башка сәбәпләр 6,5% халыкның гомерен өзә.
Үлем-китем очракларын киметү өчен “Йөрәк-кан тамырлары чирләре белән көрәш” һәм “Яман шеш белән көрәш” төбәк проектлары кысаларында республикада төрле чаралар үткәрелә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/T-p-maksat--lem-ochraklarin-kimet-681331/?utm_source=v
Фото: m.crimea.ria.ru
Читайте нас: