Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 18:59

Вируслар һөҗүм итә

..

Башкортстанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр йоктыручылар саны арта.
Мәсәлән, үткән атнада 27052 кеше вируслы инфекцияләр белән чирләгән. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, чирләү күрсәткече 10,5 процентка арткан, диләр Роспотребнадзор белгечләре. Бу инде ОРВИ белән авыру күрсәткече эпидемиологик бусагадан 18,9 процентка арткан дигән сүз. Чирләүчеләрнең күбесе – өлкәннәр һәм 17 яшькә кадәрге балалар.
Вируслы инфекцияләр йокмасын өчен профилактика чараларын үтәргә чакыра табиблар. Кеше күп булганнар урыннарда һәм җәмәгать транспортында йөремәскә тырышырга кирәк. Һичьюгы маскасыз йөремәскә кирәк. Чир билгеләре булган кешедән ераграк торуың хәерле. Мөмкинлек булу белән кулларны һәм танауны юарга, бүлмәне ешрак җилләтергә киңәш ителә. Шулай ук С витамины булган азык-төлек, сарымсак белән суганны куллануның да файдасы тими калмас.
Ә чир йокса, әлбәттә, иң яхшысы – табибка мөрәҗәгать итү.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Viruslar---m-it-681806/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%20%D1%87%D0%B8%D1%85%D0%B0%D1%8E%D1%89%D0%B8%D0%B9%20%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%BE
Читайте нас: