Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2021, 17:08

Иң танылган артистларның берсе вафат...

..

Мәскәүдә 83 нче яшендә РСФСР халык артисты Андрей Мягков үлгән.
Бу хакта Чехов исемендәге МХТ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, биредә ул күп еллар хезмәт иткән. Нечкәлекләре әлегә билгеле түгел.
Мягков 1938 елның 8 июлендә Ленинградта туган. Химик-технология институтын тәмамлый, үзешчәннәр тарафыннан куелучы спектакльләрнең берсендә аны МХАТ мәктәп-студиясе педагогы күреп ала. 1965 елда ул әлеге уку йорты дипломын ала һәм "Современник" театры актеры була. 1977 елда МХАТка күчә.
Эльдар Рязановның "Ирония судьбы, или с легким паром" фильмы чыкканнан соң 1975 елда артист зур популярлык белән казана. Биредә ул Женя Лукашин ролен башкара. Шуннан соң "Советский экран" журналы аны елның иң яхшы актеры итеп сайлый.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/i-tanylgan-artistlarny-berse-vafat
Фото: https://2aktera.ru/stati/andrei-miagkov-lichnaia-zhizn-zhena-deti-vnuki
Читайте нас: