Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2021, 15:30

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Атайсал" проектын эшләтеп җибәрүгә багышланган эшлекле киңәшмә уздырды.

.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Атайсал" проектын эшләтеп җибәрүгә багышланган эшлекле киңәшмә уздырды. Республикада якташларга һәм кече ватанга ярдәм күрсәтү системасын булдыралар.
Исегезгә төшерәбез, мондый проект идеясен Радий Хәбиров 2019 елның ноябрендә Ишембай районының Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында әйтте, ул тумышы белән шуннан. Соңрак журналистлар белән очрашуда республика Башлыгы якташларына ярдәм итү буенча иҗтимагый программаны эшләтеп җибәрергә ниятләвен белдерде.
- Бездә кечкенә авыллардан яки шәһәрчекләрдән чыгучы билгеле кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсы үзенең кече ватанына өстәмә ярдәм күрсәтсә, бу урыннарда яшәүне сизелерлек үзгәртәчәк, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр иткәнчә, Санлы үсеш министрлыгы ярдәмендә проектның рәсми сайты эшләнгән. 1 мартка кадәр ул тест режимында эшли.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Морзагулов билгеләп үткәнчә, «Атайсал» проекты республиканың кече ватанына ярдәм итәргә теләгән барлык фикердәшләренең көчен берләштерергә ярдәм итәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/
Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас: