Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2021, 18:46

Ковидтан прививка ясатырга теләмәүчеләргә өйдә утырырга киңәш иттеләр

.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Русиядәге вәкиле Мелита Вуйнович вакцина ясатмаучылар үзләрен
дә, башкаларны да куркыныч астына куя дип саный.
Коронавирустан вакцина ясатырга теләмәгән кешеләргә өйдә утырырга һәм беркая да чыкмаска киңәш
иттеләр. Бу турыда Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Русиядәге вәкиле Мелита Вуйнович әйткән. РИА
Новости шул хакта хәбәр итте.
«Авыру яңа, катлаулы, явыз, сәламәтлек өчен зур нәтиҗәләргә ия, прививка ясатмау карары икеле нәтиҗә
бирә - сез үзегезне дә куркыныч астына куясыз, инфекцияне башкаларга да күчерү ихтималы ясыйсыз», —
дигән Вуйнович онлайн форматтагы «Пандемия вакытында иммунитет. Вируслардан ничек сакланырга?» дигән
түгәрәк өстәл вакытында.
«Вакцинация узмаган кешеләргә иммунитетны ныгыту өчен нишләргә?» - дигән сорауга җавап итеп, Вуйнович
бернинди дә киңәш бирә алмавын әйтә. «Кайбер инфекцияләр вакытында иммунитет көчле булган очракта
да ярдәм итеп булмый», — дигән ул.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/01-03-2021/kovidtan-privivka-yasatyrga-tel-m-chel-rg-yd-
utyryrga-ki-sh-ittel-r-5809810
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE
%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%B4%D0%B5%D0%BB%D0%B0%D1%8E
%D1%89%D0%B8%D1%85%20%D0%BF%D1%80%D0%B8%D0%B2%D0%B8%D0%B2%D0%BA
%D1%83%20%D0%B2%D0%B7%D1%80%D0%BE%D1%81%D0%BB%D1%8B
%D1%85&stype=image&lr=101166&source=wiz&pos=3&img_url=https%3A%2F%2Fdam.nmhmedia.sk%2Fimage
%2Fc2f92a43-4e23-479a-9340-a6301723588f_dam-url3qv5m4.jpg%2F1200%2F630&rpt=simage
Читайте нас: