Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2021, 09:25

Депутатлар өстәмә ял көннәре кертергә тәкъдим итә

.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Сергей Вострецов өстәмә ял көннәрен кертү идеясен хуплады.
Ул билгеләп үткәнчә, һәр алдынгы тармакта, шул исәптән Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, Космонавтика көне һәм Укытучылар көне бәйрәмнәрен эшләми торган бәйрәм көннәре итү мөмкин.
«Тик дүрт көнлек эш атнасы ясарга һәм бездә булган барлык бәйрәмнәрне ял көннәре белән бергә туры китерергә кирәк. Әгәр моның өчен көннәрне күчерергә кирәк булса, күчерергә кирәк», — диде Вострецов «Мәскәү» шәһәр яңалыклар агентлыгына. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дүрт көнлеккә күчүне депутат үзе вакыт мәсьәләсе дип атады. Аның сүзләренчә, бу процесс якын арада башланырга һәм бу уньеллык ахырына кадәр төгәлләнергә мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия иҗтимагый инициативасы сайтында 12 апрель — Космонавтика көнен эшләми торган бәйрәм көннәренә кертү тәкъдиме буенча тавыш бирү бара.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/deputatlar-stm-yal-knnre-kerterg-tkdim-it
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%B8%20%D0%BE%D1%82%D0%BA%D0%B8%D0%B4%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D0%B0%D1%80%D1%8F%202021%20%D0%B3%D0%BE%D0%B4%D0%B0&stype=image&lr=101166&source=wiz&p=1&pos=63&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fmaximus-spb.ru%2Fimages%2Fclock_domik.png
Читайте нас: