Авыргазы районы яшьләре сугышка кадәр колхозчыларга һәм республика хезмәтчәннәренә „Красная Башкирия” гәзите аша хат белән мөрәҗәгать итте. Анда болай диелә: „Без туган илебезгә иң яхшы кешеләрне - очучылар Ишмурзин белән Афанасьевны бирүебез белән горурланабыз. Алар безнең ышанычны акладылар. Хәзер үзебезнең мохиттән яңа авиаторлар исеменә тагын дистәләгән иң яхшы дәгъвачыны күрсәтергә йөкләмә алабыз. Башка районнар яшьләрен безнең үрнәккә иярергә чакырабыз!” . Яшьләр авиациягә күпләп килә башлый. Башкорт җирендәге беренче очучы, майор Г.М.Ишмурзин турында без җитәрлек белсәк тә, авиация майоры И.Г.Афанасьев хакында мәгълүматлар аз була. Шунысы билгеле, Иван Григорьевич 1906 елда (Ишмурзиннан өч елга яшьрәк) Александровка авылында туган. 1927 елда аны Кызыл Армиягә алалар, ә 1930 елда Киев янындагы Борисоглебск шәһәрендә хәрби-теоретик мәктәпкә укырга керә. Очучылар мәктәбендә күнекмә очышларның тулы курсын үтә. Аннары аңа Энгельс хәрби-авиация пилотлар мәктәбендә укырга тәкъдим итәләр. Имтихан биргән көнне, җиргә төшкәч, очучылар мәктәбе начальнигы: „Афәрин, укыган кебек үк, яхшы очтың!” ди.
Очучыга илебезнең күп гарнизоннарында хезмәт итәргә туры килә. Сугыш алдыннан Иван Григорьевич Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. Офицерны истребительләр авиациясе полкы командиры итеп билгелиләр. 1942 елның җәендә полкны Сталинград янына күчерәләр. Гаскәрләрдә зур сугышка әзерләнү сизелә. Полк командиры Афанасьев көчле ихтыярлы яугир була. Ул үзенең шәхси үрнәге белән очучылар составын рухландыра, беренче чиратта үзенә, аннары кул астындагыларга карата таләпчән була. Очучылар аны яраталар һәм ихтирам итәләр. Иң яхшы сыйфатларын һәм сәләтләрен билгелиләр. Иван Григорьевич җырларга ярата, бик яхшы һәм күп очышлар ясый, сугышны кыю алып бара. Командир исәбендә берничә бәреп төшерелгән дошман самолеты була. Түбәндә Идел һәм Сталинград. Дөрләп янган зур учакта җир кайнаган кебек. Авыр һава сугышыннан соң полк командиры, гвардия майоры хәрби заданиедән әйләнеп кайтмый.
„Аның һәлак булуы барыбызны да тетрәндерде, үзебезнең командир өчен үч алдык”, - полк комиссары Журавлев хатыны Феодосия Васильевнага хатында шулай дип яза. Тере калса, Герой булыр иде, мөгаен. Очучы-истребитель Афанасьев Ватанына намуслы хезмәт итә. Сайлаган һөнәренә, илебез һәм халык алдындагы бурычка тугрылыкны ул барысыннан да өстен куя. 1942 елның 17 июленнән алып 1943 елның 2 февраленә кадәр Сталинград сугышы вакытында вермахт өч мең самолетын югалта. Якташыбыз, батыр очучы Иван Афанасьев та моңа үз өлешен кертә. Без геройларыбызны һәм аларның батырлыкларын беркайчан да онытырга тиеш түгел!
педагогия хезмәте ветераны.