Әтисе сугышка киткәндә Лизага нибары бер яшь була. 1942 елның башында Мәскәү янында Кызыл Армия гитлеровчыларга каршы канкойгыч сугышлар алып бара. Шул көннәрдә солдат хезмәт иткән частьтан рядовой Романов хәбәрсез югалды дигән белдерү кәгазе килә. Әмма өметне өзмиләр. Кабере булмагач, ышанырга кирәк. Солдатның хатыны Ольга Григорьевна гомеренең соңгы көненә кадәр үзенең Ефимын көтә. Сугыш тәмамлангач, Лизаның ахирәтләренең әтиләре кайта башлый. Бәләкәй кыз аларга көнләшеп карый. Төннәрен мендәрен кочак-лап елый. Өйдә әтисенең бер фоторәсеме дә булмый. Лиза аны әнисенең сөйләве буенча гына күзаллый: яшь, чибәр, кыю. 1945 елның көзендә Романовларга Мостафадан әтисе белән бер полкта хезмәт иткән ир килә. Ул төшке аш алырга китеп барган ике яугирнең дошманның артиллерия снарядыннан һәлак булуы турында сөйли. Шуларның берсе Ефим Романов була. Солдатлардан тирән снаряд чокыры гына кала. Икесен дә хәбәрсез югалучылар исемлегенә язып куялар.
Елизавета Ефимовна әтисен күрә алмавына гомере буе үкенеп яши. Һәм менә үткән елда очраклы рәвештә ерак туганнарында кадерле кешесенең рәсемен күрергә язган була. Аның һәм гаиләсе өчен бу зур уңыш чын бәйрәмгә әйләнә. Шул вакыйга алдыннан ул бер үк төрле төш күрә. Аның янына баһадир әтисе килә һәм чәченнән сыйпый. Аның кул җылысын ул уянгач та тоя.
Лиза әби алты бала тәрбияләп үстергән, 12 оныгы һәм шул кадәр үк оныкчыгы бар. Ул кече улы Василий белән бергә яши. Елизавета Ефимовна «сугыш чоры балалары» буыныннан. Аңа якыннарының үлемен, сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы ачлык-ялангачлык михнәтләрен күп татырга туры килә... Алсыз-ялсыз колхозда хезмәт сала. Өлкән улы Юрий 1981 елда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Язмыш сынауларыннан хатын сыгылмый. Ул һаман да шундый ук ачык йөзле, изге күңелле булып калган. Балалары өчен яраткан, кадерле әни, онык-оныкчыкларына - хәстәрлекле нәнәй.