Барлык яңалыклар
Акцияләр
5 декабрь 2018, 12:15

Балалар – террорчылыкка каршы

Ничек итеп экстремистик һәм террорчылык агымнарының корбаны булмаска, куркыныч янаганда кайда шалтыратырга?

"Без - террорчылыкка каршы!" акциясе чикләрендә үткән җыелышта шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Анда мәктәп укучылары, укытучылар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район хакимияте вәкилләре катнашты.
Алар яшьләр арасында терроризм һәм экстремизм сәбәпләре, заложникка алганда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
"Солдатка хат" балалар сочинениеләре конкурсына йомгак ясалды. Беренче урыннарны Рафаэль Кидрасов (Талбазы авылының 2нче мәктәбе), Олег Ефимов (Яңа Федоровка мәктәбе), Ильнара Әхмәрова (Талбазы авылының 3нче мәктәбе) алды. Икенче урынга Эвелина Сөнәгатова (Чуваш Карамалы мәктәбе) һәм Валерия Александрова (Юламан мәктәбе) чыкты. Өченче урынны Арина Преснова (Мәсәйле мәктәбе), Егор Лекарев (Юламан мәктәбе), Розалина Гыйлаҗетдинова (Талбазы лицее), Ольга Никитина (Яңа Федоровка мәктәбе) яулады. Күңелгә үтеп керерлек хатларны җыелучылар алдында укып ишеттерделәр.
Читайте нас: