Китапханәче Р.Ф.Уразбахтина укучыларга ленинградлыларның 872 көнгә сузылган блокада вакытында нинди авыр сынаулар кичүен, Ленинградтан кешеләрне Ладога буйлап эвакуацияләү хакында бәян итте. Ул балалар белән әңгәмә вакытында шулай ук аларның яшьтәшләренең камалышта калган шәһәрдә ачлык, салкын, үлем белән көрәшүе, беренче көннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышулары турында сөйләде. Чолганышта калган Ленинград балалары, авыр сынаулар кичеп, исән кала. Аларның исемнәре үлемсез, батырлыкларын оныту мөмкин түгел. Бигрәк тә укучыларны бәләкәй кыз Таня Савичеваның язмышы битараф калдырмады. Аның көндәлеге - Бөек Ватан сугышы символларының берсе. Батырлык дәресендә китапханәче Тукай авылында туган, чолганышта калган Ленинградны саклаучы Канзафаров Хәмәтшәриф Гарифулла улының хәрби юлы турында җентекләп сөйләде. Ул 10 санлы инженер-аэродром батальонында механик булып хезмәт иткән. Аңа камалышта калган Ленинградта барысын да: артиллерия уты астында да булырга, бомбага тотуны да, ачлыкны да кичерергә туры килә. Ачлыктан аларны командир һәм комиссарларының тапкырлыгы коткара. Ветеран озын бәхетле гомер кичерә, тормыш иптәше белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хәмәтшәриф Гарифулла улы гомер буе колхозда бригадир, тракторчы булып хезмәт сала. Чара ахырында укучылар "Ленинград блокадасын өзү" кинохроникасыннан куркыныч кадрлар карадылар.