Барлык яңалыклар
Акцияләр
19 апрель 2019, 09:55

Агачлар утыртылачак

Авыргазылылар “Агач утырт - гомер бүләк ит!” бердәм республика акциясенә кушыла алачак.

Башкортстанда 20 апрельдән 20 майга кадәр халык, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар катнашлыгында урманнарны тергезү буенча айлык үткәреләчәк.
Безнең районда беренче экология акциясе 27 апрельдә үтәчәк. Теләгән һәркем анда катнашып агач утырта алачак.
- Авыргазылыларга корычагач һәм карагай үсентеләрен килешү буенча Стәрлетамак урман хуҗалыгы бүләчәк. Яшь агачларны Кәбәч авылы янына кышын кардан саклау өчен юл буйларына утыртырга планлаштыралар. Авыл кешеләренең утырту өчен үз үсентеләре булуы хуплана гына. Ләкин андый изге гамәлне алдан авыл биләмәсе хакимиятләре белән сөйләшеп, урынын билгеләп эшләргә кирәк булачак, - ди акцияне үткәрү буенча җаваплы район хакимияте белгече Лиана Шаганц.
Икенче тапкыр агач утырту 18 майга планлаштырылган.
Читайте нас: