Барлык яңалыклар
Акцияләр
13 Май 2019, 18:40

Шалтырат, сине тыңларлар

Ел саен 17 майда бөтен дөньяда халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне үткәрелә.

Бу көнне киң җәмәгатьчелек игътибары авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау чараларын көчәйтүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелә.
Балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм ышаныч телефонының номеры: 8-800-2000-122 (Русиядә яшәүчеләр өчен шалтырату бушлай һәм аноним). Аңа шалтыратып аноним һәм түләүсез ашыгыч психологик ярдәм алырга мөмкин. Бу чараның максаты - гаилә иминлеген саклау, балаларда, яшүсмерләрдә стресс хәлләрен һәм үз-үзләренә кул салу очракларын булдырмау, балаларның хокук-ларын саклау һәм гаиләне ныгыту.
Э.МИРХӘЙДӘРОВА.
Читайте нас: