Барлык яңалыклар
Акцияләр
21 Май 2019, 18:39

Беренче репетицияләр

Районның 153 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен язгы бал үтәчәк.

Бу зур бию проектын «Уфанет» компаниясе белән берлектә район хакимияте һәм мәгариф бүлеге оештыра. Безнең районда ул икенче тапкыр уза.
Беренче репетицияләр үтте дә инде. Укучылар хореографлар җитәкчелегендә бию элементларын өйрәнә.
- Без барлык авыргазылыларны белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар белән бергә бу чарада катнашырга чакырабыз. Бал 25 майда 13 сәгатьтә мәдәният сарае алдындагы мәйданда башлана. Балдан тыш, биредә төрле күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк, - дип хәбәр итте акцияне оештыручыларның берсе Динара Хөсәенова.
Читайте нас: