Барлык яңалыклар
Акцияләр
21 Май 2019, 18:26

«Интернетка рәхмәт»

«Интернетка рәхмәт - 2019» Бөтен-русия конкурсына эшләр кабул итү башлана. Аны Русия Пенсия фонды һәм «Ростелеком» компаниясе оештыра.

Конкурста компьютерда һәм Интернетта эшләргә, шул исәптән махсус компьютер курсларында укыган, 50 яшьтән алып кешеләр катнаша ала. Моның өчен «Gosuslugi. ru порталы: Минем тәҗрибәм», «Минем интернет казанышларым», «Интернет-эшкуар, интернет - эш бирүче», «Минем җәмгыять интернет-инициативам» номинация темаларының берсенә эссе язып, «Азбука интернета» сайтында гариза бирергә кирәк.
Эшләр 2019 елның 14 октябренә кадәр кабул ителә. Ноябрьдә йомгак ясау планлаштырылган.
Барлык конкурс эшләре һәм аларның йомгаклары белән «Азбука интернета» сайтында танышырга мөмкин.
Пенсия фондының
райондагы бүлеге.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: