Гәзиткә язылып, сез ярты ел буена район тормышы яңалыклары, лаеклы кешеләре, авыргазылыларның казанышлары, авылларыбыз тарихыннан аз билгеле фактлар белән хәбәрдар булырсыз. Хәтерегезгә төшерәбез, 30 июньдә язылу кампаниясе йомгаклары буенча бүләкләр уйнатылачак. 15 июньгә кадәр «Атна саен бүләк» акциясе дә үтә.
Узган атнада отышта барлыгы 135 язылу квитанциясе катнашты. Бу юлы уңыш талбазылы Николай Ларионовка, куезбашлы Юрий Дмитриевка, Трәпә авылыннан Наталья Сомовага елмайды. Алар шампур җыелмалары отты.