Барлык яңалыклар
Акцияләр
14 июнь 2019, 11:15

Гомер хакына –кан

Донорлык - кешеләрне коткару һәм мәрхәмәтле миссия. Ул үз сәламәтлегеңне тикшерү мөмкинлеге дә, чөнки һәр кемнән алынган кан мотлак тикшерелә. 500 миллилитр кан тапшыруның донор сәламәтлеге өчен зыяны юк, киресенчә, файдалы гына.

Донор каны илебездә дә, респуб-ликада да җитми. Республика балалар клиник дәваханәсендә генә бәләкәй пациентларга ел саен 420 литр кан кирәк.
Кан запасын тутыру өчен донор көне даими үткәрелә: язын да, көзен дә, кирәк икән, елның теләсә нинди вакытында. 100 кешенең якынча 60ы гына донор була ала. Табибларның катгый таләпләренә, хәзерге вакытта бигрәк тә, сәламәт кешеләр генә туры килә. Ир-егетләр елына 5, ә хатын-кызлар 4 тапкыр гына кан тапшыра ала.
40 тапкыр һәм аннан артык кан тапшыручылар „Русиянең мактаулы доноры” исемен ала. Безнең районда бу исемне 200дән артык кеше йөртә. Район электр челтәренең элекке хезмәткәре Рәмил Мөлеков барлыгы 92 тапкыр кан (48 литр) тапшырган. Мин студент елларыннан ук донор булдым. Гомерем буена 80 тапкыр кан (35 литр) тапшырдым. Авыруларга канның мөһим булуын аңлыйм, донор булу мактаулы һәм мәрхәмәтле эш, дип саныйм. 1995 елдан „Русиянең мактаулы доноры” исемен йөртәм. Күп еллар урындагы матбугат битләрендә донорлыкның әһәмияте турында пропаганда эше алып барам. Донорлар саны артсын иде.
„Русиянең мактаулы доноры” исемен йөртүчеләргә 2017 елдан льгота өстәлде: аларга бушлай юридик ярдәм алу хокукы бирелә.
Сәламәтлегегез ныклы булса, кан тапшырырга курыкмагыз, бу авыр һәм хәвефле түгел. Сез кеше гомерен саклап кала аласыз! Чөнки кан - ул гомер.
Читайте нас: