Барлык яңалыклар
Акцияләр
14 июнь 2019, 11:05

Президентка шалтырат

20 июньдә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә „Беренче”, „Русия 1”, „Русия 24”, „НТВ”, „ОТР”, „Мир” телеканалларында, „Маяк”, „Вести FM”, „ Русия радиосы” радиостацияләрендә ел саен үткәрелүче махсус „Владимир Путин белән туры бәйләнеш” программасы эфирга чыга.

Дәүләт башлыгы гражданнарны кызыксындырган илнең иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый тормышына һәм шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Сорауларны 8-800-200-40-40 телефонына шалтыратып, 0-40-40 санына СМС яки ММС-хәбәр, шулай ук программаның сайты (mockva-putinu.ru яки москва-путину.рф) яки махсус мобиль кушымта аша җибәреп була.
„Бәйләнештә”, „Сыйныфташлар” махсус челтәрләре кулланучыларыннан текст формасында һәм видео-сораулар кабул ителә.
Читайте нас: